Хәбәр иткәнебезчә, «Идел» журналы «Татар моңы» бәйгесенең төп партнерларының берсенә әверелде. Гала-концерт алдыннан хәбәрчебез шактый гына катнашучылар, җанатарлар, жюри әгъзалары белән аралашты.
Казан дәүләт мәдәният институтының “Җомга көн” татар фольклор ансамбле җитәкчесе Венера Латыйпова:
- “Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесендә моңа кадәр катнашканыгыз бар идеме?
- Әлегә бәйгедә без беренче тапкыр катнашабыз.
- Кайсы номинациядә чыгыш ясыйсыз?
- Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр номинациясендә чыгыш ясыйбыз. Иске татар уен коралларында уйнап мөнәҗәт җырлыйбыз.
- Нинди мөнәҗәт?
- “Йә, Рәсүлем” дигән мөнәҗәт башкарабыз.
- Әлеге бәйгедән нинди нәтиҗәләр көтәсез?
- Минем уйлавымча, безнең чыгышыбыз әйбәт булырга тиеш. Безнең ансамбль татарларның төрле этник төркемнәренең төрле жанрларындагы җырларын башкара.
Назарова Нәфисә, 22 яшь:
- Кайсы шәһәрдән буласыз?
- Үзем Башкортстан республикасының Тәтешле районы Югары Тәтешле авылыннан. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшлим.
- Нинди номинациядә чыгыш ясыйсыз?
- Вокал Соло. Хатын-кызлар тавышы. 21-35 яшь номинациясендә көч сынашам.
- Бүгенге бәйгедән ниләр көтәсез?
- Минем күбрәк халык җырлары, бүгенге көндә онытылып килә торган, җырчылар тарафыннан башкарылмый торган сирәк җырларны тыңлыйсым килә. Алар онытылмасын иде!
Сабитова Нурзия, 23яшь:
- Үзегез белән танышытырып китегез әле.
- Мин Сабитова Нурзия, бүгенге көндә Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә вокал факультетының 3 курсында белем алам.
- “Татар моңы” бәйгесендә нинди номинациядә катнашасыз?
- Академ.вокал номинациясендә чыгыш ясыйм. Н. Җиһанов репертуарыннан “Алтынчәч” ариясен башкарам.
- Өченче турга кадәр җитү авыр булдымы? Конкурентлар көчле идеме?
- Беренче тур Казан консерваториясендә узды. Икенче турда да телестудиядә чыгыш ясадык һәм бүген дә монда җырлаячакбыз. Катнашучылар бик күп иде. Өченче турга бары 44 конкурсант кына килеп җитте. Үзем чыгыш ясаячак академ.вокал номинациясендә 10 катнашучыдан бары 4 кеше генә үтте. Бик күңелле булырга охшап тора!
- Бәйгедән нинди нәтиҗәләр көтәсез?
- Барысы да яхшы булыр диеп өметләнәм. Үз-үзеңә ышанмыйча сәхнәгә чыгарга ярамый. Миндә дә ышаныч бар, әмма мин берсүзссез призлы урын алам дип түгел, ә бары тик ышаныч белән сәхнәдә үз номерымны башкарачакмын дип әйтер идем.
“Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесендә Татарстаннан тыш, дөньяның төрле почмакларыннан катнашучылар килде. Аларның берсе – Ашкеев Айбар, 20 яшь:
- Мин Казахстанның Экибастуз шәһәрендә тудым. Бүгенге көндә Астана шәһәренең сәнгать институтында белем алам.
- “Татар моңы” бәйгесендә нинди номинациядә катнашасың?
- Регион. Вокал. Соло номинациясендә катнашам. “Җырланмаган әле безнең җыр” җырын башкарам, композитры Рөстәм Яхин.
- Бәйгедән нинди нәтиҗәләр көтәсең?
- Үзем теләгәнчә яхшы итеп чыгыш ясарга һәм башкаларга җырның мәгънәсен җиткерергә телим. Аннары нәрсә булса, шул була.
- 3 турга үтү авыр булдымы?
- Юк.
- Яңа дуслар белән таптыңмы?
- Әйе. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән бик яхшы кешеләр белән дуслаштым. Мин бары Россия һәм Казахстаннан гына катнашырлар дип уйлаган идем, ә монда башка илләрдән дә катнашучылар бар. Минем өчен монда барган бар нәрсә кызык һәм мавыктыргыч булды.
- Казан шәһәре ошадымы? Иң ошаганы нәрсә булды?
- Әйе, бик матур шәһәр. Аеруча төнге Казанның матурлыгы һәм гомумән шәһәр бик ошады.
- Бу бәйге турында кайдан белдең?
- Новосибирск шәһәрендә үткәрелгән татар бәйгесендә катнаштым һәм мине “Татар моңы”на чакырдылар. Шулай мин автомат рәвештә 2 турга үттем.
- “Татар моңы”нда башка елларда да катнашырга уйлыйсыңмы?
- Чакырсалар, әлбәттә, катнашам.
Комментариев нет:
Отправить комментарий