Тукай белән багланышым



Фатыйх абый янына бардым. Ул да, барып керүгә, йөрәгемне әрнетеп: «Туташ, Тукай үлде бит», диде. Мин: «Шулай икән шул, нигә үтердегез?» –дидем. Ул: «Мин синнән сорыйм, нигә үтердегез?» Мин: «Аны алып калырга янында түгел идем бит. Сөйләп-сөйләп тә димли белмәдегез бит», – дидем. Ул: «Сезне Тукайга соратып Чистайга хат яздым. Аннан отказ хәбәре килде» дигәч, күзләрем атылып чыгардай булып, Фатыйх абыйга карадым.
Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте хакында шактый әсәрләр язылды. Аларның барысы да диярлек әдәби әсәрләр һәм, әлбәттә, әлеге мәхәббәт тарихы авторларның хыял куәтенә бәйле. Шунысы шиксез: бөек шагыйребезнең берничә мәхәббәт шигырен әдәбият белгечләре Зәйтүнәгә багышланган, дип исәпли. Моны Тукайның замандашлары да раслый. «Чын бәхетледер кулың тоткан колың!» – дип икърар итә шагыйрь.
Зәйтүнә Мәүлүдова затлы нәселдән зыялы кыз була. Безнең бәхеткә ул Тукай белән багланышларын истәлекләрендә үзе язып калдырган. Әлеге язмалар 1942 елда кәгазьгә төшкән икән. Зәйтүнәнең улы, күренекле язучыбыз Атилла Расих әлеге хатирәне заманында «Казан утлары»нда чыгарган инде. Озак еллар үткәнгә без аны, кыскартып, бүгенге укучыга да тәкъдим итәргә уйладык. Әйтергә кирәк, Зәйтүнә ханым озак еллар көндәлекләр язган (кайбер өзекләре улының «Ишан оныгы» әсәренә кергән), А. Расихның язуына караганда, истәлек язмалары да шактый булган. Әгәр шуларны җыеп, китап итеп чыгаручы булса, ул әдәбиятыбыз тарихы өчен генә түгел, халкыбыз тарихына да олы бер өлеш булыр иде.
Ркаил Зәйдулла
1907 ел җәй көне без Чистайдан күчеп Казанга, абыйлар янына торырга килдек. Абыйлар Казанда Әбрар Бәхтиев кибетендә приказчик булып эшлиләр иде.
Билгеле, ул елларда татар матбугаты нисбәтән бик алга бара торган чак. Төрле газета-журналлар һәм китаплар чыга. Абыйлар исә барлык яңа китап-газеталарны алып кайталар. Без һәр яңа нәрсәне йотлыгып укыйбыз, тагын киләселәрен сабырсызлык белән көтәбез.
Җәй үтеп, сентябрь ае керү белән, без апам белән русско-татарская школага укырга кердек. Ул вакытларда апа унҗиде-унсигездә, миңа ундүрт яшь тулган. Без һәркөн уникегә кадәр укыйбыз да кайтып эшкә утырабыз. Әни икенде, ахшам арасында эшләгәнне бер дә яратмый, күзгә зарары бар, бәхет ким була, дип, безне ул вакыт эшләтми иде. Без дә кич белән, абыйлар эштән кайтканчы, урамга йөрергә чыгадыр идек.
Габдулла Тукайның Казандагы татар матбугатында шигырьләре басыла башлагач та, мин аның шигырьләрен аерым бер дәрт һәм ләззәт белән укыйм һәм яңаларын түземсезлек белән көтә идем. Шулхәтле матур, туры, рухка азык бирә, үзең телең белән әйтеп бирә алмый торган нәрсәләрне матур, үткен каләм белән әйтә белүче кешене күрәсем, шигырьләрен укыганын үз авызыннан ишетәсем килә башлады.
Без Бәдриҗиһан апам белән һәрвакыт бергә йөри, бер-беребезне яхшы аңлаша идек. Апам белән сөйләшеп, Тукай белән танышу юлларын эзли башладык. Без кичләрен йөрергә чыккан саен хәзерге Г. Тукай урамындагы «Чаткы» кинотеатры каршысында торучы Шәкүр Аппаковларның Фатыйма, Гөлсем исемле кызларын алып чыга, бергә йөри идек (алар гимназиядә укыйлар иде).
Мин, гадәтемчә, беркөнне Аппаковлар өенә керсәм, анда Фатыйх абыйны (Фатих Әмирханны – ред.) очраттым. Билгеле, мин аның белән күрешмәдем. Ул вакыт без ирләрдән кача идек. Мин ишектән күренү белән ул минем кем икәнлегемне сораган. Сеңелесе Фатыйма: «Чистайдан килгән Зәйтүнә исемле кыз. Тукайны күрү өчен үлә язып йөри инде», – дигәч, Фатыйх абый: «Элек үзем белән күрешсен, мин Тукай белән күрештерермен», – дигән. Мин моңа бик шатланып, апам белән бергәләп килергә вәгъдә бирдем, тугрысы, Фатыйма аша әйттердем. Шатлыкны апам белән уртаклашырга чаптым.
Фатыйх абый күрештерергә вәгъдә биргәч тә, без Тукай белән ничек күрешербез дә, ниләр генә сөйләшербез икән, дип апа белән хафага төштек. Аның шигырьләрен бик яратып укуыбызны, безгә аларның ошаганын, безне уятканын әйтсәк, ул көләр генә кебек тоела иде. Егетләр белән гомеребездә күрешкән булмагач, Фатыйх абый белән күрешүдән дә шүрлибез, уңайсыз кебек тоела. Бик мәгънәсез булса да, үзе белән күрешмичә генә безне Тукай белән таныштырсын иде, дибез. Ниһаять, вәгъдәләшкән вакыт җитеп, апа белән мәктәптән чыгуга Аппаковларга кердек. Ялгышмасам, Фатыйх абыйлар «Әльислах» редакциясе өенә торырга күчкәннәр иде. Алар югары катта торалар, Фатыйх абый белән туганы Ибраһим абый Әмирхан да бар иде. Күрештек, байтак кына сөйләшеп утырдык. Безнең калтырый-калтырый күрешкәнне күреп, ни дәрәҗәдә каушаган булуыбызны Фатыйх абый тиз аңлап алды.
Күңелле, җайлы, туган агалар кебек тәмле, йомшак сөйләшүе белән безне тиз тынычландырды. Күптәнге танышлар кебек сөйләшеп өч-дүрт сәгать үткәнен сизми дә калдык.
Фатыйх абыйның үзенә бик охшаган рәсемнәре булганга күрә, сурәтен тасвир итеп тормыйм. Беренче күрешүдә ул кайчан Казанга килүебез турында сорашты. Ияләшәсезме, Казан ошыймы, Чистайны сагынасызмы, диде. Аның үзенең дә Чистайда булганы бар. Минем туганнан туган Камилә апам Фатыйх абыйның әтисе Зариф хәзрәтнең энесе Нәҗип муллада кияүдә… Без Нәҗип хәзрәтне дамелла җизни дип йөртә идек. Фатыйх Әмирхан үзенең Чистай хатирәләрен сөйләп, безнең укуларның ничек баруы белән дә кызыксынды.
Аның яныннан чыккач, өйалдында гына апа белән сүз алышып, мин яңадан Фатыйх абый янына кердем дә: «Мишәр кызлары» исемле мәкаләне алмадыгызмы?» – дип сорадым. «Алдым», – дигәч, имзаны Бәдрелҗиһан Чистапүлия дип куегыз, дидем. Бу сүзләрне ишеткәч, Фатыйх абый, сезнекемени ул, бик яхшы мәкалә, мин аны, әлбәттә, бастырачакмын, дип калды. Мәкаләне без мәктәптә дәрес арасында гына язып, кайтышлый почтага ташлап киткән идек.
Шуннан соң байтак вакытлар үтте. Фатыйх абый авырып, аягына баса алмас булды. Ул бөтенләй редакциягә күчеп килде. Без еш кына анда кергәли башладык. Тагын Фатыйх абыйны йөдәтергә тотындык.
Аңар тәмам ияләндек, риясыз, туганнарча ачыктан-ачык сөйләшә башладык. Ул апаны димләмәк булып күрештерергә булгач, безгә ничегрәк үз-үзебезне тотарга, ничек сөйләшергә кирәк икәнен әйтеп, яхшы киңәшләр бирә иде. Без аны бик бимазалый башласак, «дүртегезне (үзенең ике туганнан туган сеңелесе, апа белән мин) берьюлы Тукайга тотып бирермен инде», – дия иде. «Зәйтүнә, сине дүртенче хатын итеп бирермен, яме», – ди. «Теләсәң дүртенче итеп, әмма Тукайга гына бир», – дим мин. «Аһ, Тукай шагыйрь бит ул, аның шигырь укыганын бер генә ишетсәм дә разый булыр идем әле, кая ул безне алу», – дия идем
«Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам. Барма, барма, син әрәм, аңгар әрәм! Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый дисең. Җыр исә тыңларга күңелле дисең…»
Шулай итеп, яз да якынлашты, 1908 елның яз ае Белмим март башымы, уртасымы, бер якшәмбе көнне апам белән хәзерге Г. Тукай һәм Татарстан урамнары почмагындагы Таһиров йортында торучы бер танышларыбызга эш белән утырырга бара идек, редакция яныннан узарга туры килде. Редакция тәрәзәсе ачык, Фатыйх абый исә тәрәзә янында утыра булып чыкты. Без шул якка чыгып, күрешеп узганда ул «Кая барасыз, озак тормагыз. Озакламый миңа Тукай киләчәк», – диде. Без аңа бара торган урыныбызны әйттек.
Без мәктәптән кайтуга гадәттә эшкә утыра идек. Абыйлар эшли торган кибет өчен күлмәк, мендәр тышлары чигә идек. Шуңа күрә бер минут эшсез тормый, кая гына барсак та, эшебезне алып бара идек.
Ул көнне танышларыбызда чәй эчүгә апа эшкә утырды. Мин Тукай килмәдеме икән дип белер өчен, әни бер йомыш кушкан иде, шунда гына кереп чыгам дип, чыгып киттем. Капкадан чыгуыма Фатыйх абыйның сеңелесе Гөлсем безнең арттан килеп җитте. «Фатыйх абый тиз килсеннәр, Тукай килде дип әйтергә кушты», диде ул. Мин тиз генә апам янына кереп: «Апа, тиз бул, әни бик ачуланып килде, бик тиз кайтып җитәргә кушты», – дип алдадым. Юкса, Фатыйма апа безгә әллә нәрсә пешерә башлаган иде. Ә ашап утырсак, Тукайның китеп бару куркынычы бар. Фатыйма апаның үпкәләвенә карамастан, без чыгып киттек. Аппаковларга барып кергәндә залдан Ибраһим абый килеп чыкты.
– Әйдәгез, кызлар, үзегез күптән «таныштыр, таныштыр!» дип йөдәткән Тукай белән күрештерәм. Тизрәк булыгыз, Тукай китеп тә барыр ул, – дип, безне зал якка чакырды. Ул үзенең култыгын сузды: мин барып Ибраһим абыйга тотындым. Гөлсем миңа, апа Гөлсемгә, апага Фатыйма. Мин Ибраһим абыйдан, анда кемнәр бар, дип сорадым Ул: «Фатыйх, Тукай, «Әльислах» редакторы Вафа Бәхтияров», – диде.
Зур залда «Әльислах» редакциясе. Урам як тәрәзә каршында бер карават тора. Фатыйх абый шул караватка утырып тора, аның алдына кечкенә өстәлме дим, табуреткамы куелган. Башкалар Фатыйх абый тирәсенә урнашканнар… дурактан карта уйныйлар. Керүгә мин барып Фатыйх абый белән күрештем. Ул безне: «Туташлар, шагыйрь Габдулла Тукаев белән таныш булыгыз», – дип, безнең исемнәребезне атап Тукайга тәкъдим итте. Тукайның өстендә кара пинжәк, юллы күлмәк, кара галстук, аягында ботинка. Үзе яланбаш, чәче озын да, кыска да түгел. Без кергәндә генә күтәрелеп бер карады да, күрешкәндә урыныннан тора төшеп, кулларыбызга карап кына күреште. «Исән-сау йөрисезме» кебек сүзләрдән соң яңадан карталарга тотынып, шуларга текәлде. Мин исә һич күзләремне ала алмый аны күзәтәм. Әмма Тукайга бер дә рәтле карта керми. Фатыйх абый аңа каршы бик рәхимсез каты йөри. Ә минем алар арасына кереп, Тукайны рәнҗетмичә йомшак кына йөрисем килә, мәгәр җәсаратым җитми. Тукай карта алган саен, «шул инде, бәхетсез кешегә һәрвакыт кире килеп тора, бер бәхетсез булган кеше гел бәхетсез», ди. Ул буш кулы белән чәчен сыпырып зарланган саен минем йөрәгем әрни, аны бәхетле итәсем килә.
…Габдулла Тукайны без икенче тапкыр Рабига һәм Бәдриҗиһан апаларым белән Екатеринский (хәзерге Г. Тукай) урамыннан барганда очраттык. Безнең яннан гөрләп трамвай узды. Олы апам Рабига: «Трамвай тәрәзәсеннән бер рус башын селкеп узды, – диде. – Сезгә түгелме?» Бәдриҗиһан апамның күзләре үткен. Ул карау белән: «Тукай», – диде. Мин анык күрмәсәм дә, сәламләп башым идем. Трамвай ул арада дугасыннан чатыр-чотыр утлар чәчрәтеп борылды да күздән югалды. Бу вакыйганы искә алуым шуннан, озак та үтми, шагыйрьнең «…гә» исемле шигыре басылып чыкты.
Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шатлана бит: чын җүләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле Коръандагы мәдхияни?
Ул синең васфында: «ля шәркыйя, ля гарбия», – ли!
Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул хәзер алган «Сабах»тан бер Кәләмулла сатып.
Шул ук Екатеринский урамында Тукайны мин тагын бер тапкыр очраттым. Без Бәдрижиһан апам белән «Әльислах» редакциясе яныннан узып бара идек. Тәрәзәдән генә Фатыйх абыйны һәм идарәдә утырган кешеләрне күреп уздык. Кеше күп булганга күрә керергә кыймадык. Ләкин күп тә китмәдек, апам: «Әнә, Тукаев килә», диде. Ул арада Г. Тукай үзе дә килеп җитте. Безнең белән гадәтенчә кыяр-кыймас кына исәнләште. Мин аның янына барып кул биреп күрештем. Апам да килеп күреште. Шагыйрь ашыккан сыман күренә. Ләкин мин, аның юлын кисеп, «Кая барасыз?» – дип сүз башладым.
Редакциягә. Фатыйх анда микән, сез булмадыгызмы?
–Тәрәзәдән күрдек. Кеше күп булганга күрә кермәдек.
Һәм мин аның ни эшләп йөрүен төпченә башладым. Ул исә әдәбият кичәсе оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен кирәкле материаллар әзерләвен әйтте. «Сез килерсезме?» – диде. Барырга киңәш итте. Үзе сөйләшкәндә күбрәк түбән карый, миңа йөзенә карамаганда гына күз ташлый. Мөмкин кадәр карашларның очрашмавын тели, күрәсең, һәм дә тизрәк китәргә ашкына. Мин аның кулыннан тоткан килеш байтак вакыт сөйләшеп тордым. Яз көне булганга, аяк асты пычрак иде. Мин сөйләгәндә, ул аягы белән сулы балчыкны изгәләп тора. Бу лыбырдыкның сүзе озынга китте дигәндәй, миннән тизрәк ычкынырга тели кебек үзе. Мин бәлки аның безнең белән сөйләшәсе килмидер дип, бәлки кеше-кара күрүеннән хурланадыр дип уйладым. Җитмәсә, аннан аерылгач, апам мине орышырга тотынды. «Кешене шул кадәр аптыратмасаң. Беләсең бит, ул эш кешесе. Эше ашыгычтыр, синең белән сөйләшәсе генә килеп тормас. Ә син бер алдына, биш артына төшәсең. Шул хәтле чекрәя-чекрәя күзләренә карамасаң, күреп туймыйсыңмы әллә? Котым калмады. Бу инде: «Габдулла әфәнде, мин сезне сөям» дип әйтәме дип торам».
Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек. Ялгышмасам, ул кичә мәдрәсә ташлап чыккан шәкертләр файдасына ясалды.
Фатыйх абый безгә контромарка бирергә һәм үзе янына беренче рәткә утыртырга вәгъдә итте. Кичәгә барганда ак күлмәк, ак калфаклардан барырга кушты. Апам, Фатыйма белән бергә, бик матур «тегермән» эчендә чәчәк, конфетти сатачак иде.
Кичә бик күңелле барды. Бигрәк тә минем кебек андыйны гомерендә беренче мәртәбә күргән кешегә һич онытылмаслык булды. Тукай үзенең «Утырышу» шигырен укыды. Кулында бөтәрләп тоткан бер кәгазь бар иде. Тавышы бик каты да, бик йомшак та түгел – уртача, яхшы итеп, интонация белән укыды. Бик озак кул чапканнан соң гына чыгып, тагын бер шигырен укыды. Сәгыйть Рәмиевнең нәрсә укыганын хәтерләмим. Шәкертләр хор белән «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр»не җырладылар.
Антракт булды. Мин тиз генә биш тиенлек конфетти барып алдым да сәхнәдән чыгуларын көтеп тордым. Тукай костюмнан, галстуктан иде, башында кара хәтфә кәләпүш. Кызларның һәммәсенә калфактан, ирләргә кәләпүштән бару шарт итеп куелган иде. Минем күлмәгем ак булса да, калфагым кызыл хәтфәдән иде, ак төстәгесен таба алмадым.
Алдан Тукай килеп чыкты. Кулымдагы конфеттидан күп кенә алып аңа сиптем. Бөтен чәче, кәләпүш өсте матур кәгазьләр белән бизәлде. Соңра Сәгыйть Рәмиевкә бераз сиптем дә, калганын тагы Тукайга сибеп, аның кулын кысып, мүәффәкыйяте белән тәбрик итә башладым. Ул көлеп баш иде, рәхмәт әйтте. Аннан бер кырыйгарак китеп сөйләшә башладык.
Залда музыка танцы көйләрен уйный, кызлар-егетләр бии. Кызларның күкрәкләрендә чәчәк, егетләр әллә нинди бантлар таккан. Югарыдан кәгазь тасмалар төшерәләр дә бөтен биючеләр бергә шул серпантинга бәйләнеп бииләр. Без шул кызыкны карап торабыз.
– Ничек, кичә сезгә ошыймы? – ди Тукай.
– Бик ошый. Монда килгәч, мәктәбебез белән бер мәртәбә Большой театрда гына булдым. Мондый әдәбият кичәләрен күргәнем булмаганга, моннан артыгын күз алдыма да китерә алмыйм, – дим.
– Сез танцевать итмисезме, теләмисезме? – дип сорый.
– Әле яна гына танцыга өйрәнә башладым, белмим. Мин өйрәнгәч, сезнең белән генә танцевать итәргә телим. Бергә танцевать итәрбез, яме? – дим мин.
– Мин дә яна өйрәнә башладым. Мин дә сезнең белән генә танцевать итәрмен, – ди ул, көлә.
Ул, кем белән килдегез, дип сорады. Апам белән килдем, кайтканда бергә кайтырбыз, халык киткәндә сез дә кайтасыздыр бит, дидем.
Тукай ризалык белдерде. Шуннан сон ул тәмәке тарту бүлмәсенә кереп китте. Мин, кәгазьләр алып, Фатыйх абый янына килеп утырдым да хатлар язарга тотындым. Бер ягымда Фатыйх абый, икенче ягымда Гани байның энесе диделәр, Мәхмүт бай (Хөсәенев – ред.) утыра. Бик күп энҗе белән чиккән кәләпүш кигән, күзенә бик калын итеп сөрмә тарткан, калын, озын, таза гәүдәле. Шул кеше күзләрен бик чекрәйтеп карый башлагач, тиз генә урынымнан торып, икенче креслога күчтем. Фатыйх абый көлә. Шундый матур итеп үзегезне яратып карап торган кеше яныннан ник шудыгыз, ди. Ул да дикъкать иткән икән. Гади генә киемдә булсам да, миңа күп кешенең күзе төшә, җазибәле күзләрем кешене бик тиз тарта иде. Уйнаклап тора торган шаян бер кыз идем.
Кичә тәмам булды. Мин, ни хәтле эзләсәм дә, Тукайны таба алмадым. Апа, әйдә инде, кешедән калабыз, дигәч, безне көтеп торган Ибраһим абый, Солтан Рахманкулый, Фатыйма, Гөлсемнәр белән кайтып киттек. Кичәдән Аппаковларга кайттык. Кичә ничек үтте, нәрсәләр ошады, ошамады – үзара анализларга тотындык. Мин кичәнең яхшы үтүен әйтеп, Тукай «Утырыш»ны укыганда бер дә күзен миннән алмады, «Һәрбер тешен карыйм, түшен карыйм» дигән җирен укыганда шулхәтле оялдым, дип әйтә салдым. Фатыймага шул җитә калды. Тукайның сиңа бик исе киткәндер инде, дип көләргә тотынды. Мин дә апам алдында мыскыл итүләренә бик-бик хурландым. Мин, тиле, үземне кешегә исәпләп, Тукай миңа карый дип сөйләп утырам. Тукай минем кебек ярлы мишәр кызына карамаса, монда гимназистка һәм курсисткалар беткәнмени! Укыганда күзе төшсә төшкән, әмма күңеле һич булмагандыр. Г. Тукай хакында шундый уйда булуым, ул үзен шулай олы тотканда, кыз башым белән аның янында шул хәтле кыю йөрүем оят бит. Ул һәрвакыт миннән көләдер, иптәшләренә дә әйтеп миннән көләләрдер кебек тоелды. Чынлап шулайдыр. Мин «бергә кайтырбыз» дигәч тә күренмәде бит. Безнең Болгар номеры яныннан узачакны белә бит. Ул йә безне көтми китте, йә без китсен дип чыкмый торды, дип тә уйладым.
Шәкертләр башкаруында «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигыре безгә бик ошаган иде. Шуны кемнән булса да сорап аласыбыз килә иде. Тукайны күреп тә булмый, уңайсыз да. Бу кызлар сагыз кебек ябышты дияр төсле. Шулай да кичәгә катнашып йөргән Фәхрелислам Агиевтән (балалар журналы «Ак юл»ның редакторы) сорадым. Белмим, Агиев үзе әйткәнме, Тукай аны ничек ишеткәндер, бер көнне редакциядә эшләүче Таһиров әфәнде безгә шул шигырьне китереп бирде. «Менә сез сораган икәнсез, сезгә Тукай бирде», диде. Без күп рәхмәт әйтеп алдык һәм бик уңайсызландык. Миндә, Тукай безнең белән күрешкәндә шулай салкын торса да, безгә хәерхаһ, кемнәндер сораганыбызны белеп, шигырен җибәргән, дигән фикер туды.
Без Чистайдан Казанга, абыйлар янына торырга дип килсәк тә, Казанда тормыш бик авыр булганга, әни яңадан үз йортыбызга кайтып китәргә уйлады. Абыйлар приказчик, без көн-төн канва чигәбез. Алай да тормыш алып баруы авыр. 1908 елның җәй башында Казаннан китәргә әзерләндек. Абыйлар багажларны төшерә китте, әни аш әзерли, без, форсаттан файдаланып, апа белән тиз генә редакциягә киттек. Тукай очрамасмы, Фатыйх абый белән саубуллашып китәрбез дип барсак, бәхеткә каршы, Тукай шунда булып чыкты.
Фатих абый янында кеше күп, ул бик мәшгуль иде, без ишектән генә Таһировны дәшеп, Тукайны чакыруын үтендек. Тукай килеп чыкты да, без бергәләп урам ягына таба киттек. Ул редакциядән чыкканда ике кесәсенә кулларын тыккан килеш иде. Күрештек. Үзебезнең бүген Чистайга бөтенләй китәчәгебезне әйтеп, «монда бары сезне күрергә килдек» дигәч, «бик жәл» дип куйды. Байтак сөйләшеп тордык. Хәл-әхвәл сорашылды. Ул: «Казан ошамадымыни?» ди. Мин: «Безгә бик ошый да, әниебез китәргә тели», дим. Ул: «Укуыгыз әрәм була», ди. Мин: «Ни эшлисең, моннан соң да дәвам иттерергә тырышырбыз», дим. Ул күңелсезрәк булгач, мин кат-кат аның исәнлеген сораштым. Аның бер күзендә аз гына ак бар иде, шуның нидән булганын сорадым. Ул: «чәчәктән» диде. Хат язарга адрес сорадым, хат язышырга булдык. «Кайсы пароход белән китәсез, кайчан? Мин сезне озата төшәрмен», – ди. Без сәгать уникедәме, икедәме (ачык хәтерләмим) «Савин» пароходы белән, дидек. Саубуллашып киттек. Без бик күпкә хәтле борылып карап кул изәдек. Ул фуражкасын селкеп калды да, без чатны борылганда кереп китте. Ул кергәч, без дә борылып киттек.
Шуннан соң мин Тукайны бер дә күрмәдем. Бары кеше аркылы гына хәбәрләр алдым.
Без, Тукай белән күрешеп кайтуга, тиз генә аш ашадык та пристаньга киттек. Безне озатырга ике абый, бер туганнан туганыбыз Ибраһим, монда абыйлар белән бергә эшли торган Чистай егете Кирам төшкәннәр иде.
Абыйлар әни белән өченче класста утыра калдылар, без дүртәү югары палубага мендек. Апам егетләр белән Идел ягына китте, мин, Тукай килмәсме дип, пристань якта калдым. Нихәтле карасам да, кызганыч, Тукай күренмәде. Белмим, килә алмадымы, әллә безнең янда егетләр барын күреп, монда мин артык, дигән фикер белән «күренмәдеме».
Без Чистайга кайткач та, матбугатта «Кызык гыйшык» дигән шигырь басылып чыкты. Аны безгә җизни «укыгыз» дип китереп биргән иде. Апам белән икәү тиз генә тау астына төшеп укый башладык. Безнең өй тау башында. Тау астында чирәмлек, елга ага. Шигырьне укыйбыз:
Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,
Шәһренә күптән барыл житкән бугай…
Язуы Тукай стиле, әмма имза «Ялкын»да, «Шүрәле» дә түгел. Апа, моны Агиев язгандыр, диде. Мин дә шуңа күндем. Алар Агиев белән дус иде. Апа аңа карточкасын да биргән иде. Хәер, ул шагыйрь түгел бит, югыйсә.
Без «… шигырь язсам да, ялган кул куям» дигән сүзләрне искә алмаганбыз. Шигырьне укыгач, бер-беребезгә бик озак карашып тордык. Кем язганлыгын төшенә алмадык. Мин үзем турында язган дип уйлауны зур хата дип исәпләдем. Элекке фикерләремнең барысы да кирегә чишелә килгәнгә күрә, тагы бер тапкыр ялгышудан курыктым. Үземә ул миңа бары укуга дәртле, шат күңелле, ягымлы бер милләттәшем, татар кызы дип, агаларча, дусларча гына карый, дигән фикерне утыртырга теләдем. Мин бик яшь идем әле.
1909 елның язында безнең апаны кияүгә бирделәр. Мине дә сораганнар иде. Әнигә, ике кызыңа берьюлы туй ясыйк, диделәр. Тик әни, Зәйтүнәм бик яшь әле, ул китсә, бөтенләй ялгыз калам, дип бирмәде.
Ялгышмасам, август айларында Казаннан «Сәйяр» труппасы театр куярга килде. Шунда Тукай Габдулла Кариевка «Чистайга барсагыз, анда минем таныш ике кызым бар, шуларга контрамарка җибәр», дигән. Театр булачагын ишеткәч, минем бик барасым килде. Тик әни анда бармый, иптәш кызларым да шулай ук андый җирләргә йөрми. Театрга йөрүне ата-аналары бик начар эш дип хисаплаганга күрә, сорарга да куркалар. Рәтле иптәш булса, әнине күндереп була, тик бергә барырга, кеше генә юк.
Шулай да Ибраһим абыйларга киттем, аның анасы «бармагыз» дигәндә дә Ибраһим, шиксез, барачак. Ибраһимның әнисе – җиңгине «барыйк» дип йөдәтеп тора идем, Ибраһим үзе кайтып керде. Ул энесе Исмәгыйльгә: «Зәйтүнәләргә бар, Казаннан артистлар килгән, аларга ике контрамарка җибәрделәр, Тукай бирергә кушкан», диюгә, мин килеп чыктым да, контрамаркаларны алып, без җиңги белән бергә театрга барырга булдык.
Ул ел шулай узды. Мин кышын балалар укытырга Курсага киттем. Үзем дә укыдым, яңа ачылган җәдид мәктәбендә балалар да укыта башладым. Җәен өйгә кайтып тагы канва чиктем. Мине тагы кияүгә чыгарга димли башладылар. Мин елап абыйларга хатлар язам, абыйлар әнигә «Зәйтүнәне көчләү булмасын», дип язгач кына бу эш туктала.
1910елның җәй айлары иде. Тәрәзә янында канва чигеп утырам. Капка төбендә сагыз чәйнәп, суга баручы һәр хатынга берәр сүз кычкырмый калмый торган тау асты Мәрьям апа: «Зәйтүнә, сезгә әллә нинди урыслар килә», – дип кычкырды. Үрелеп карасам, чыннан да, Ибраһим белән бер кеше килә.
Рөхсәт сорап өйгә керделәр. Ибраһим мине шунда Габдулла Кариев белән таныштырды. Быел да гадәттәгечә спектакль кую өчен бер хатын-кызлары житми икән, шуңа минем катнашуымны үтенеп килгәннәр. Самавар куеп чәй эчтек. Мин уйнарга каршы түгел, әнине Ибраһим күндерсә, мин риза, дидем. «Яшь хатын» драмасында миңа карт хатын ролен ятларга кушып, кунаклар китеп барды. Икенче көнне Ибраһим килгәч, әни яраткан энесенә каршы килә алмады. Бары: «Зәйтүнәне егетләр янында калдыра күрмә, зинһар, дип кенә Ибраһимнан үтенеп калды.
Театрда мине Габдулла Кариев каршы алды. Ул Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, В. Мортазин һәм башкалар белән таныштырды. Рольне яхшы ятлаган идем. Суфлер Касыйм Шамил иде.
Минем уйнавымны яраттылар. Беренче катнашуда ук булдыра алуыма канәгатьләнүләрен белдерделәр. Кариев мине озата барды. Әни өйдә юк иде. Чәй эчтек, иркенләп сөйләшеп утырдык. Кариев: «Тукайдан сезгә сәлам, – диде. – Тукай да монда килергә булып калды, иртәгә телефон белән сөйләшәм». Мин Тукайны бик ныклап чакыруын үтендем, үземнең бик күрәсем килгәнне әйттем. Номерга төшәргә кыен булса, зинһар, үзебезгә килсен, безнең өй кунакны бик ярата, дидем. Ул, Тукайның сезнең хакта язган шигырьләрен күргәнегез бармы, диде. «Юк, кайсы шигыре минем хакта?» дигәч, ул Г. Тукайның өченчеме, дүртенчеме шигырьләр җыентыгын алып, шундагы «…гә» дигән шигырьне күрсәтте. «Шигырьне язгач та миңа укыды, бу кем турында дип, миннән сорады. Мин бит Коръән хафиз, сезне белмәсәм дә, Зәйтүнә исемле берәр туташ хакындадыр дигәч, бик шатланды», – диде. Кариев миннән: «Шуны әйткәнгә ачуланмыйсызмы, дип сорады. Мин бик шатмын, бәлгакес, сезгә рәхмәт кенә әйтәм дип, Тукайны тагы бер тапкыр чакыруын үтендем.
Икенче, өченче көннәрне мин Кариевны күргән саен: «Тукай кайчан килә?» дип сораштырсам да, ул «сөйләшә, очрата алмадым», дип җавап бирде. Кариев миңа Тукайның фоторәсемен «Һәдияне һәдия» (Бүләкне бүләр – ред.) дип язып бирде, үзенекен дә калдырды. Ялгышмасам, үзем дә бер рәсемемне бирдем бугай.
Көзен мин тагын Курсага укытырга киттем. Берникадәр вакыттан соң мина Чистайдан бер якыным хат яза. «Фатыйх абый сине язучы Тукаевка димләп хат язган. Без «Үзенә яз» дип синең адресны җибәрдек», ди. Шуннан соң мин Казаннан Фатыйх абыйдан хат алдым. Тәассыфка каршы, анда мине башка кеше соратуы хакында әйтелгән иде. Элек бик сагынып сәлам язылган аннары – без Казанда чакны Фатыйх абыйлар белән кулларга сугып «песием-песием» уйный идек, – шуны искә алган. Кулларыңның сугылудан кызаруы беттеме әле, дигән. Үземнең хәлем, кәефем, ничек вакыт үткәрүләрем вә нинди хисләр белән яшәвемне белешкәч мине Вафа Бәхтияровның үзенә соратуын әйтә. Шуннан соң гына хатның бер почмагын бөкләгән дә шунда «Тукай сине онытмый», дип язып куйган. Үзенең дә бер дә онытмавын әйткән. Фатыйх абыйдан мондый хат килгәннән соң, минем кәефем бик кырылды. Әллә хатны ялгыш укыдыммы дип тә уйладым, бер җавап та бирмәдем, хатны кешегә күрсәтмәдем. Бары үзем белән бергә укыткан Сафия дустыма, бер кешегә дә әйтмәячәгенә ант иттереп (Сафия Галиева – язучы Мөхәммәт Галинең тормыш иптәше – А.Р.), Вафага сораткан җирен генә укыттым. Юкса, егетләрдән әллә нинди хатлар ала, дип уйлауларыннан курыктым.
Ул җәйне мин Казанга бара алмадым. Өйгә кайтып әзерләндем дә, әллә кемнәргә кияүгә бик сорый башлагач, тиз генә Бубыйга укырга киттем. Үзем ике ел балалар укыткач, миңа бу белем генә җитмәгәнлегенә төшенгән идем.
Уникенче елны җәен Буыйдан кайткач, Казанга бару белән Фатыйх абыйны күрдем. Һәрвакыттагыча Габдулла Тукайның хәлен сораштым. «Әле син анда бармадыңмыни? Ул бик авырый. Син хәзер үк шунда бар!» – диде Фатыйх абый. Мин, шул минутта ук Тукайның кайда торганын сорап, чыгып та киттем. Фатыйх абый үзе Арча кырында тора иде. «Болгар» номерлары янында трамвайдан төшеп, Тукай янына барганда Фәхрелислам Агиев очрады. «Туташ, кая барасыз?» – ди. Мин: «Тукаев янына, аның хәлен белергә барам», – диюгә: «Хәзер минем шуннан чыгышым, сез анда кермәгез», – диде. Мин, ничек, нигә минем аны күрәсем килә, хәлен беләсем килә дигәч, Агиев: «Туташ, зинһар кермәгез, Тукаевны харап итәсез, Тукайны сөйсәгез, аңа аз гына хөрмәтегез булса, кермәгез, һәлак итәсез аны», – диде. Мин, ни эшләргә дә белмичә, бу ни хәл, ничек мин Тукайны харап итим, дип аптырап калдым. Башым әйләнеп китте. Мин шулай да, башымдагы калфагымны салып, «Болгар» кунакханәсенең ишек төбенә килдем. Тәрәзә янында күз яшьләремне сөрткәләдем. Фатыйх абый, «хәзер үк бар», диде, монысы кермә ди, дип бераз уйланып торганнан соң, ишектән бер аягымны атлаган идем, «Тукаевны сөйсәгез, аңар хөрмәтегез булса, зинһар кермәгез харап итәсез», дигән сүзләр колагымда чыңлады. Мин ни хәтле күрәсем, керәсем килсә дә, Тукайга булган мөкатдәс хөрмәт хисем хакына үз теләгемне корбан итеп булса да, кермәскә тиеш дип җылый-җылый кайтып киттем. Икенче көнне иртүк Чистайга китеп бардым. Шулай итеп, Тукайны күрү насыйп булмады. Мин, ул терелер дә, икенче елларны күрешербез дигән өмет белән үземне юатып торганда, икенче елны аның вафат хәбәрен генә ишеттем.
Бу хәбәр мина бик каты тәэсир итте, әнинең күрше бүлмәдә генә утыруына да игътибар итмичә, үксеп җылый башладым. Әни минем янга чыкты. «Ник елыйсың?» – ди. Мин: «Тукай үлгән…» дигәч, мине орышырга тотынды. Үзең дә үләрсең әле син, ди. «Мин үлсәм дә ярый, ә Тукайга үләргә ярамый», дим.
Мин Казанга барсам, Тукай бардыр, исәндер кебек тоелды. Пароходны сабырсызлык белән көтеп алдым. Казанга килеп төшүгә иң элек каберлеккә киттем. Ул вакыт Тукай, кабере капка янында ук, бер калайга «Шагыйрь Габдулла Тукаев» дип язылган иде.
Фатыйх абый янына бардым. Ул да, барып керүгә, йөрәгемне әрнетеп: «Туташ, Тукай үлде бит», диде. Мин: «Шулай икән шул, нигә үтердегез?» –дидем. Ул: «Мин синнән сорыйм, нигә үтердегез?» Мин: «Аны алып калырга янында түгел идем бит. Сөйләп-сөйләп тә димли белмәдегез бит», – дидем. Ул: «Сезне Тукайга соратып Чистайга хат яздым. Аннан отказ хәбәре килде» дигәч, күзләрем атылып чыгардай булып, Фатыйх абыйга карадым.
Ул Тукайга соратудан соң нинди җавап булуы турында минем хәбәрем бар дип булса кирәк, Вафа өчен тәкъдим ясаган икән.

Тукай әле өйрәнеп бетелмәгән



Бүгенгедәй исемдә: Зөфәр абый белән Резеда апа Төркиягә җыеналар. Фатирларын тапшырдылар да Тукайга кагылышлы хезмәтләр белән тулы бер шкафка төртеп күрсәттеләр: «Без кайтканчы бу материаллар белән танышып чыгарга тырыш!» Мин аларның чиреген дә укырга җитешмәдем. Кулыма алган һәр хезмәттә темама бәйле мәгълүмат белән күзгә-күз очрашкач, диссертацияне язарга материал күп дип уйладым.
Алия Мөбаракшина – өметле яшь галимнәребезнең берсе. Ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Тукайны өйрәнүчеләр төркемендә эшли. Бүгенге әңгәмә нәкъ менә аспирант кызыбызның шагыйрьгә мөнәсәбәтле фәнни эзләнүләре хакында булыр.
Алия– Алия туташ, Сез зур фәнгә журналистикадан – мәртәбәле «Мирас» редакциясеннән килдегез, бу адымны ясавыгызның сәбәпләрен әйтеп узсагыз икән.
– Университетны тәмамлауга, диплом җитәкчем профессор Резеда Ганиева нәсыйхәте белән, мин ТӘһСИнең текстология бүлегенә аспирантурага укырга кердем. «Чын мирас», соңрак «Безнең мирас» журналы редакциясе хезмәткәре булганда ук параллель рәвештә Тукай иҗатында төрек тематикасының яктыртылышы буенча фәнни тикшеренүләр алып бардым. Фәнни-популяр журналда эшләү фәнгә булган кызыксынуны арттыра гына төште дип уйлыйм. Татар дөньясын гына түгел, төрки дөнья әдәбияты, мәдәнияте, тарихын яктырткан әлеге журналда, үзебезнең галимнәр белән бергә, Русиядән читтә яшәүче тюркологларның да хезмәтләре басыла бит. Журналистлык һәм фәнни эшчәнлек бер-берсен тулыландыра гына ул. Редакциядә эшләү чорымны фәнгә ныклап керер өчен әзерлек һәм чыныгу вакыты булды диеп саныйм. Институтта Тукай группасы оешып, Тукайның персональ энциклопедиясен төзүдә катнашырга чакыргач, бик теләп риза булдым.
– Студент чагында беркем дә аспирантурага калам да Тукайны өйрәнәм дип хыялланмый, әллә нинди яңача һәм оригиналь яңгырашлы, урыс фәнендә популярлашкан темалар белән кызыксына, чит әдәбиятларны укуга күп вакыт сарыф итә, ә Тукайга олыгая-олыгая гына килә…
– Мин университет елларыннан ук тукайчы галимнәр Зөфәр Рәмиев һәм Резеда Ганиева гаиләсенең еш кунагы идем. Чәй артында аларның еш кына Тукайчылар сафы сирәгәя, Тукай фәнен өйрәнүчеләр олыгая, фәнгә яшьләр килми, дип борчылып сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Аспирантурга нинди тема өстендә эшләячәгемне белеп килмәдем. Теманы Резеда Кадыйр кызы тәкъдим итте. Шулчак үзем дә югалып калдым. Тукай иҗатын өйрәнү эше катлаулы булачагын чамалыйм, ерып чыгасыма артык зур ышанычым да юк кебек…
Җитәкчеләремнән берничә тапкыр консультация алгач, темам белән шактый кызыксынып киттем. Бүгенгедәй исемдә: Зөфәр абый белән Резеда апа Тукай конференциясенә Төркиягә җыеналар. Фатирларын миңа ышанып тапшырдылар да Тукайга кагылышлы хезмәтләр белән тулы бер шкафка төртеп күрсәттеләр: «Без кайтканчы бу материаллар белән танышып чыгарга тырыш!» Билгеле, мин аларның чиреген дә укырга җитешмәдем. Кулыма алган һәр хезмәттә темама бәйле мәгълүмат белән күзгә-күз очрашкач, диссертацияне язарга материал күп, тиз генә язармын да чыгармын, кыенлыклар булмас, дигән ләззәтле алдануым – фән юлында беренче ялгышуым булгандыр.
– Фәнни киңәшчегез Резеда апа Ганиева үзе дә зур тукайчы бит әле. Сез, аның шагыйрьгә кагылышлы хезмәтләре Тукай фәнен юнәлешне нинди планда алга җибәрде, дигән карашта торасыз?
– Резеда апа, беренче чиратта, һәр әдәби күренешкә фәлсәфи-эстетик планда якын килә, карашларын фәнни нигезле һәм дәлилле итү өчен, бар көчен куя, теләсә кайсы әдәби текстны һәм каләм иясен дөнья әдәбияты җирлегендә карый һәм бәяли белә. Ул Тукай иҗатын шул рәвешчә өйрәнгәндә, шагыйрьнең әдәбиятта нинди зур фигура икәнлеген ачып, аңлатып бирә алды, аңа башка халыкларның мөнәсәбәтен үз укучыбызга да ирештерде. Мин, аспирант дәрәҗәсендәге тоюым-аңлавым белән, әлегә шуларны әйтә алам.
Бу урында җитәкчем Зөфәр абыйга да тукталмый булдыра алмыйм. Аның текстолог, һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше икәнлеген беләсез. Ул Тукай темасының комплекслы һәм тирән ачылуын кайгыртты, моның фактик җирлеген ныгытты, миңа Тукайга бәйле ачылырга мөмкин калган якларны да билгеләргә булышты.
– Күпләр Тукай өйрәнеп бетелгән инде, иҗатының, тормыш-көнкүрешенең һәр ягы яктыртылган энциклопедия дә басылгач, әлеге юнәлеш бөтенләй сүрелеп калыр, акрынлап юк дәрәҗәсенә килер, ди бит…
– Тукай энциклопедиясен төзүдә катнашмасам, тукайчы текстологлар һәм теоретиклар арасында эшләмәсәм, аның иҗаты буенча диссертация язмасам, үзем дә шулай уйлар идем. Тукай темасы – ул мәңгелек. Нибары егерме җиде ел фани дөньяда яшәгән татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән саен сораулар арта гына бара. Авылдан авылга, йорттан йортка, кулдан кулга күчеп тәрбияләнгән татар баласының мәдрәсәне тәмамлагач та үз почмагы-йорты булмый, кунакханәдән кунакханәгә йөреп көн кичерә, шуңа күрә дә шәхси әйберләре һәм кулъязмалары бик аз сакланып кала.
ХХ йөз башы татар вакытлы матбугатының Татарстан китапханәләрендә барысы да сакланмавы, төрлесе төрле җирдә чәчелеп ятуы сер түгел, Тукай хезмәттәшлек иткән кайбер газета-журналларның да табылмаган саннары шактый. Ул яшәгән чордан безне бары бер генә гасыр аерып торса да, бик күп фактлар тарих тузанына күмелеп калган.
ТӘһСИ текстологлары тарафыннан шагыйрьнең алты томлы Академик басмасы эшләнде. Бу – татар әдәбияты тарихында беренче персоналий. Галимнәребез, аңа Тукайның иҗаты тулаем кергән, дип кистереп әйтми. Әйтик, шагыйрь үзе эшләгән һәм сан саен әсәрләрен бастырып та барган «Фикер» газетасының барлык саннары да әлегә кадәр табылмаган. Энциклопедия – Тукай фәненең хәзерге дәрәҗәсен күрсәтә, бүгенге көндә ирешелгән нәтиҗәләрне яктырта. Бу әдипнең тормыш һәм иҗат юлына карата булган кызыксынуны, киресенчә, арттырыр гына дип уйлыйм.
– Бүгенге көндә Тукайны өйрәнүнең иң актуаль яссылыклары дип кайсы проблемаларны саныйсыз?
– ХХI гасырда төрле телләр өйрәнергә, чит әдәбиятларны оригиналда укырга күп мөмкинлекләр тудырылган. Тукай фәненә килгәндә дә, берничә тел белеп килүең һәм дөнья әдәбиятыннан мәгълүматлы булуың аеруча мөһим. Бүгенге көндә шагыйрь иҗатын дөнья мәдәнияте, башка милли әдәбиятлар багланышы яссылыгында тикшерү, шигъриятендә интертекстларны тирәнтен өйрәнүгә зур басым ясау мөһимдер: әлеге юнәлештә эшләү зур нәтиҗәләргә һәм Тукай исемен дөнья аренасына чыгаруга китерер иде. Ул эш күпмедер башланган да инде, әмма дөнья күргән материаллар шагыйрьнең әдәби багланышларын тулысынча күзаллатыр дәрәҗәдә түгел.
Шул ук вакытта Тукай фәненең ирешкән уңышлары шактый зур. Бу дәрәҗәдә өйрәнелү әлегәчә бер каләм иясенә дә тәтемәгән. Совет чорына никадәр тәнкыйть белән карасак та, узган гасыр галимнәре Тукайны бөек Тукай итеп танытты, совет заманында каләм иясенә багышланган дистәләгән монографияләр дөнья күрде.
Тукай эзләре буйлап миңа Уральскида, Санкт-Петербургта, Истанбулда булырга туры килде. Җирле кешеләр белән аралашуым вакытында Тукайны һәркайда беләләр дигән фикергә килдем. Еш кына читләр авызыннан, үзебездә үк чыккан кайбер хезмәтләргә таяныпмы, әллә элегрәк таралган кайбер хата карашларның инде кире кагылганлыгын белмичәме, Тукай – революционер, дигәнне ишетергә туры килә. Совет идеологиясе китереп чыгарган нәтиҗәнең гомере озын булып чыкты. Әллә ышандырып кире каккан язмалар азрак дөнья күргәнме? Бу яссылыкта гына түгел, һәр ноктадан караганда идеология басымы астында өйрәнелгән Тукайны яңадан – инде ХХI гасыр күзлегеннән ачу, шагыйрь мирасына объектив бәя бирү зарур.
– Диссертациягез Тукай иҗатын ачуга багышлангач, инде ачышлар, нигездә, энциклопедиягә тупланды, дисәгез дә, сез әле шагыйрьгә мөнәсәбәтле фактик яңалыклар да эзләү белән шөгыльләнми булдыра алмаячаксыз.
– Әлбәттә. Мин Тукай иҗатында төрек тематикасының яктыртылышын, нигездә, госманлы-төрек әдәбиятыннан интертекстларны өйрәнү белән шөгыльләнәм. Тукай иҗатын әлеге яссылыкта яктырткан хезмәтләрдә каршылыклы фикерләргә үз бәямне бирергә тырышам, яңа гасыр күзлегеннән – текст теориясе нигезендә дәвам итәм.
Шагыйрьнең «Төрекчәдән» дип аталган берничә шигыре, төрекләргә ияреп язылган, төрекчәдән тәрҗемә иткән әсәрләре бар. Беренчел чыганакларны табу, ике текстны янәшә куеп өйрәнү – минем бурыч. Төрек галимнәренең бу турыда үз фикерләре бар: Тукай татарчалаштырылган төрек әсәрләрен ачыклау мөмкин түгел, аерым бер шагыйрьнең әсәрен турыдан туры тәрҗемә иткән булса, Тукай, һичшиксез, кемнән алганын искәртер иде. Ул кайдадыр укып, йә кемнәндер ишетеп күңелендә йөрткән төрекчә текстларны үзенең поэзиясенә дә күчергән. Аларның сүзләрендә хаклык бар, «Күңел йолдызы»нда бит эпиграф итеп Г. Җәүдәтнең шигыреннән өзек китергәндә, кемнән алганын билгеләп куя. Төрле кыенлыкларга очравыма карамастан, эзләнүемне туктатмыйм.
– Бу уңайдан, Тукайның Тәнзимат әдәбиятына махсус игътибарын да ачуны бурыч рәвешендә билгеләмәдегезме?
– Һичшиксез, шулай. Тукай яратып укыган төрек Тәнзимат әдәбияты бүгенге укучыны да битараф калдырырлык түгел. Төрекнекен генә түгел, гомумтөрки әдәбият тарихын да югары үсешкә китергән әлеге чор вәкилләренең әсәрләрен оригиналда укыйм һәм Тукайга якын тема, мотивлар белән еш очрашам.
– Бу уңайдан әлеге проблемага ике тугандаш халык фәненең мөнәсәбәтендә аермалыклар бармы?
– Мин бик көткән сорау. Төрек галимнәре еш кына Тукай белән Тәнзимат әдипләре иҗатында булган охшаш якларны иярү, кабатлау дип түгел, ә параллельлек дип, ике империянең социаль-сәяси вәзгыяте охшаш булуы белән генә аңлатырга омтылалар. Мисал өчен, М. Акбаш бер урында Тукай замандашы Тәүфикъ Фикрәтне гомумән белмәгән, аны укымаган дип билгеләп үтә. Ике шагыйрьнең сатирасы, чорының социаль кимчелекләренә үткен тәнкыйтьләре, байлар-ярлылар каршылыгын, азгын, бозык муллаларның һ.б. образларны яктыртудагы охшашлыкны параллельлек буларак кына карарга ярамый, Тукай, һичшиксез, Фикрәт әсәрләрен үзенә үрнәк иткән. Замандашлары хатирәләрендә дә аның Т. Фикрәт әсәрләрен укуы турында сүзләр бар.
– Төркиядә фәнни командировкада булып кайттыгыз. Анда вакытлы матбугатның шактый өлеше әлегәчә төрекләр тарафыннан да ныклап өйрәнелмәгән. Димәк, Тукайга мөнәсәбәтле яңа материаллар табу мөмкинлеге калган?
– Бу сорауга җавабымны алдагы сорауга бер өстәмә рәвешендәрәк тә кабул итсәгез икән. Төрек галимнәре һәрвакыт Тукай иҗатына зур игътибар белән карады. Без татарлар моның өчен аларга зур рәхмәтле. Госманлы матбугатында татар шагыйре турында беренче язмалар аның үлеменнән соң басыла башлый. Тукайның үлеме турындагы хәбәр Төркиягә беренчеләрдән «Төрек йорды» журналы аша тарала. Госманлы газеталарында кечкенә тәгъзияләр, кайгы уртаклашулар дөнья күрә. «Тасвире әфкяр», «Ислам дөньясы», «Төрек йорды», «Төрек сүзе», «Кырым» журналлары Тукай хакында мәкаләләр бастыра. Госманлы газеталарында дөнья күргән тәгъзияләр, кайгы уртаклашуларның кайберләрен татар матбугаты да үзләрендә күчереп бастыра. ХХ йөз башы төрек матбугатын тикшерүгә керешкәнче, шул чор татар матбугатына күзәтү ясау да зур табышларга китерә. ХХ йөз башы татар-төрек матбугаты редакцияләре үзара тыгыз мөнәсәбәттә эшләгән: татар газеталарында төрекләрнең әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыру, Төркия хәбәрләрен, анда барган иҗтимагый-сәяси, әдәби-мәдәни хәрәкәте турында мәгълүматлар бирү еш күзәтелә. «Сибирия», «Вакыт» газеталарында 1913, 1914 елларда «Шагыйрь Тукаев хакында Истанбулдан тәгъзия», «Истанбулдан», «Төрек матбугатында Тукай» кебек язмалар басыла.
Әлеге язмалардагы фикерләр татар галимнәре фикерләреннән берникадәр аерылып торуы белән кызыклы. Бездә шагыйрьнең гарәп, фарсы, госманлы сүзләре белән чуарланган башлангыч чор иҗатын «өйрәнчек еллары», «төрекләргә сукырларча иярү вакыты», «Мөхәммәдия» дәвере» дип йомшак шигырьләр буларак аталганда, госманлы матбугатында Тукайның башлангыч чор иҗаты югары бәяләнә.
Сүз дә юк, бәлки, 1918 елда «Кырым»да басылган Тукай хакындагы кечкенә мәкаләдән соң да башка төрек матбугатларында да язмалар дөнья күргәндер, ләкин алар татар галимнәре һәм төрекләр тарафыннан искәртелми. Аны ачыклау өчен, госманлы теле белгечләренең бу юнәлештә махсус эш балып баруы кирәк.
Соңрак, ярты гасыр вакыт узгач, Төркия татарлары кабат төрек матбугатына Тукай темасын кайтара. Абдулла Баттал Таймас, Рәшит Рәхмәти Арат, Әхмәт Тимер, Гали Акыш, Надир Дәүләт, Наилә Бинарк, Сәгыйдә Арсланбәк һ.б.ларның шагыйрь иҗаты турында фәнни-тәнкыйди мәкаләләре дөнья күрә, алар Тукайның шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итә башлыйлар. Әлеге хезмәтләр «Төрек культуру», «Казан», «Ени форум», «Азәрбайҗан», «Әмәл», «Кардәш әдәбиятлар», «Төрек дөньясы» журналларында чыга. Әлеге мәкаләләрнең бик сирәге Татарстанда татарчалаштырып басылды. Аларның барысын бергә туплап татарча җыентык булдыру да киләчәктә бер бурыч булып тора.
ХХ йөз урталарында читтә яшәүче татарларның Тукай иҗатына биргән бәясе аеруча мөһим: Россия галимнәренең шагыйрь иҗатын совет идеологиясе кысаларында өйрәнүләре чын хакыйкатьне ачып бетерә алмаган заманда читтәге татарларның язмалары объектив бәя бирүе белән кыйммәтле. Аларның һәркайсы шагыйрьнең дини, милли һәм балалар шигырьләренә зур игътибар бирде.
Төрек галимнәре дә туксанынчы еллардан башлап Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Ф. Өзкан, М. Акбаш, М. Атнур, Я. Акпынар, М. Өнәр, Х. Ачыкгөз кебек төрек галимнәренең дә Тукай иҗаты хакында хезмәтләре бар. Әлеге материаллар барысы да Тукай фәне өчен кыйммәтле.
– Русия китапханәләрендә, архивларында, бигрәк тә Питердагыларда кеше кулы үтмәгән яшерен байлыклар барлыкка, кеше теше үтмәгән язмалар калганлыкка ышанасызмы?
– 2015 елда Татарстанның яшьләр грантына тәкъдим иткән проектны эшләр өчен, Санкт-Петербургтагы Русия милли китапханәсенә барырга туры килде. Г. Тукай Җаекта яшәгән елларда чыккан урыс вакытлы матбугаты белән танышу максатыннан барган уңайдан, «Фикер» газетасының 1907 елгы әлегә кадәр табылмаган саннарын да (югарыда инде атап үттем) эзләдек. Кызганыч ки, Русиядә иң бай китапханәләр исемлегенә кертелгән әлеге китапханәнең милли матбугат картотекасы тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгән булуы билгеле булды. «Фикер»нең безгә кирәкле саннары аларда булып та, табып бирә алу мөмкинлеге юклыгы, аларның кулланылышка куелмавы ачыкланды. Моны миңа тиешле белгечләрнең булмавы белән аңлаттылар. Милли язма мирасыбызны барлап, фәнни әйләнешкә кертү өчен, илкүләм дәрәҗәдә уртак проектлар эшләү зарур.
Русия китапханәләре искиткеч бай. Андагы Тукайга нисбәтле материалларны барлау өчен ун көн – ике атналык кыска командировкалар гына җитми, бәлки айларга, хәтта елга да сузылган фәнни стажировкалар үтү сорала.
– Шушы эзләнүләрегез вакытында нинди фәнни мифларны юкка чыгара алдыгыз яисә үзегез моңа кадәр хакыйкать санамаган кайсы фикерләргә инде инандыгыз?
– Тукай Җаекта яшәгән елларда дөнья күргән Урал вакытлы матбугаты – «Уралец», «Уральский дневник», «Уральский листок», «Уральские войсковые ведомости» газеталары белән танышу барышында Тукай замандашларының язмалары, алар хакында мәгълүматлар һәм Тукай публицистикасында яктыртылган вакыйгалар турындагы мәкаләләргә тап булдык. Без тикшергән басмаларда Мотыйгулла хәзрәт, К. Төхфәтуллин, Х. Гаделшин, А. Гладышев, Ә. Сираҗетдинов, В. Хәмидуллин, Р. Фәхреддинов һ.б. шәхесләрнең язмалары очрый. Әлеге материаллар Тукай даирәсен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора.
ХХ йөз башы урыс матбугатында татарлар тормышы яктыртылмаган, яктыртылган очракта тискәре якларны бирергә тырышканнар, дигән фикерләрне моңарчы ишеткәнем бар иде. Үзем танышып чыккач, моның дөрес түгеллеген, һәм киресенчә урыс матбугатының 1905-1907 елгы революция вакытында татар милли хәрәкәтенең эшчәнлеген танытып бару максатыннан объектив чагылдырганнар дигән фикергә килдем. Гомумән, Русия империясенең татарлар күпләп яшәгән җирләрдә – Оренбург, Уфа, Әстерхан, Чиләбе, Урта Азия һ.б.да дөнья күргән урыс матбугатын да әлеге яссылыкта өйрәнү зарур.
Профессор Р. Нәфыйков фикеренчә, Тукай, урысча публицистик мәкаләләр язып, «Уралец»та бастырган. Галим «Ш.», «К.», «К-в», «Кур-в», «Не мусульманинъ» имзалы материалларны Тукайга нисбәтли. Әлеге язмаларны без дә кулга төшердек. Билгеле, бу мәкаләләрдә барган вакыйгалар, күтәрелгән проблемалар һәм фикерләр бер көн алдан йә шул көндә «Фикер» газетасында чыккан Тукай тарафыннан язылган татарча мәкаләләрдә күтәрелә. Язмаларның күләме дә, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да аларның төрле булуы күзгә ачык ташлана. Урыс редакциясе хезмәткәрләре Җаекта яшәүче татарларның тормышындагы яңалыкларны яктырту өчен, Тукай язмаларын файдаланып, хәбәр-репортаж бастырып барганнар, дигән фикердә үзем.
– Кайберәүләрнең, ул урысча да иҗат иткән, чөнки яхшы сөйләшкән, тик әлеге текстлар хәзергәчә табылмаган, ачыкланмаган яисә шагыйрьнең псевдонимнарын ачасы бар әле, дип сөйләшкәннәрен ишеткән бар. Үземне бу төр дәлилсез карашлар артык ышандырмый. Әйтик, мин, Яңа заман кешесе була торып та, үтә аз сандагы мәкаләләремне, күпчелек милләттәшләрем татарча аңламаганга гына, анда да теләмичә һәм чагыштырмача кыенлык кичереп кенә, урысча язарга мәҗбүр. Русча шигырьләремне исә бастырганым да юк. Ә инде Тукайның чит телдә иркен язганына, гомумән, шикләнеп карыйм. Шундый темп белән эшләгән, яшәгән шагыйрь егерме текст урынына берне язудан канәгать була алыр идеме икән? Бигрәк тә гомер сәгате соңгы көнеңнән хәбәр сугам-сугам дип торганда… Әлеге дә баягы тәҗрибә өчен һәм урыслар колагына да фикере ирешсен дип, бер-ике әсәр генә язса инде. Алайса нигә үз әсәрләрен башка кешедән тәрҗемә иттергән, дигән сорау да туа.
– Тукай замандашларының хатирәләренә карасак, шагыйрь, урыс-япон сугышы вакыйгасына нисбәтле урыс телендә бер шигырь язып, «Уралец» редакторына бирүе һәм редакторның шигырьне ошатып, Тукайга гел шундый әсәрләр язып бирүен сораган дигән мәгълүматлар бар. Әлеге газетаның барлык саннары да сакланып калмаганга күрә, бу шигырьне табу мөмкин булмады. Бәлки, ул – уйдырма гынадыр да. Шунысы кызганыч, Мәскәүдәге Русия дәүләт һәм Санкт-Петербургтагы Дәүләти тарих китапханәләрендә дә (ГПИБ) әлеге саннар юк. Табылмаган саннарны киләчәктә башка китапханә һәм архивлардан эзләп, андагы язмаларны өйрәнү дә Тукай фәненә яңа мәгълүматлар һәм күп кенә фаразларга ачыклык кертергә мөмкинлек бирер иде.
Шагыйрьнең беренче тәрҗемә әсәрләре турында да әйтеп узыймчы. Тукай үлеменнән соң, «Оренбургская газета»да «Изгнанникъ» дигән имза белән шагыйрьнең шигырьләре урысчага тәрҗемәдә басыла башлый. Аның «Разбита надежда» («Өзелгән өмид») дигән тәрҗемә шигырен Питердан алып кайттык. «Изгнанникъ»ның тәрҗемәләре турында «Габдулла Тукайның мәҗмугаи асәре» керешендә Җ.Вәлиди һәм соңрак Р.Нәфыйков хезмәтләрендә искәртелә. «Изгнанникъ«ның урысча варианты сәнгати эшләнеше ягыннан йомшак булса да, алар беренче тәрҗемәләр буларак фәнни әйләнешкә кертелергә тиешле. Урыс теленә беренче тәрҗемәләр (үзе исән вакыттагы цензура өчен тәрҗемәләрне исәпкә алмаганда) фәнни мәкаләләрдә Мәскәүдә 1914 елда «Әш-шәргыять» җыентыгында басыла дип языла.
– Галимнәребез тәрҗемәләрнең авторын кем дип билгели соң?
– Җ. Вәлиди «Оренбургская газета»сының баш мөхәррире вә «Изгнанникъ» имзасы илә язучы» дип, ә Р. Нәфыйков «Подпись – «Изгнанникъ». Переводчик – Н. Охотин» дип билгелиләр. Монда да каршылыклы фикергә тап булабыз. «Оренбургская газета»ның баш мөхәррире – 1912 нче елның утыз өченче саныннан алып 1914 елның ике йөз кырык сигезенче санына кадәр урыс шагыйре Иван Николаевич Антонов (1878-1936) була. Шулай ук урыс әдәбиятындагы псевдонимнарны өйрәнүче И.Ф. Масанов сүзлегендә (Урыс язучылары, галимнәре, җәмәгать эшлеклеләренең псевдонимнар сүзлеге. 4 томда. Т.I. 1956.) И.Н.Антоновның «Оренбургская газета»да әлеге исем белән басылуы искәртелә. Телгә алынган хезмәттә Р. Нәфыйков атаган шагыйрь Н. Охотинның да «Изгнанникъ» тәхәллүсе белән еш басылуы әйтелә, ләкин аның «Оренбургская газета» белән бәйләнеше күрсәтелми. Фактларны янәшә куеп, үзегез гадел хөкем чыгара аласыз.
– Бу әңгәмә вакытында үзем дә әллә нинди сөенеч хисләре кичереп утырам. Инде сезне ихластан яшь тукайчы дип атамый мөмкин түгел. Фәннең шушы юнәлешендә эшләгән яшьтәшләрегезгә өстәп әйтер сүзләрегез бармы?
– Тукай иҗаты ул – чиксезлек. Исеме дөнья әдәбиятының даһилары Пушкин, Лермонтов, Гете, Гейне, Сабир, Хәйям янәшәсендә торган шагыйрь поэзиясенә бәйле меңәрләгән мәкаләләр язылган, дистәләгән монографияләр басылган, Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә, Җаекта, Әнкарада, Истанбулда Халыкара фәнни-гамәли конференцияләр уздырылып, җыентыклары дөнья күргән. Иҗаты күп телләргә тәрҗемә ителгән. Тукай фәнендә үзеңнең билгеле бер фикереңне җиткергәнче, әдип иҗатының өйрәнелү тарихына аерым игътибарны юнәлтергә кирәк. Тукай фәненә тиз һәм җиңел генә кереп булмый. Урыс, төрек, Шәрык һәм Гареб традицияләрен кыска гомерле, әмма бай иҗат мирасында яктырткан Тукайга чит телләрне һәм әдәбиятларын үзләштереп килү мөһимдер. Бу фикер алда да яңгырап узса да, тагын ассызыкламый булдыра алмыйм.
Татар әдибенең иҗаты ХХI гасырда дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлеше буларак өйрәнелергә лаеклы. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы күп кенә ачыкланмаган фактлар, каршылыклы фикерләр, расланмаган дәлилләр безне куркытырга тиеш түгел. Бары тирәнрәк тикшеренүләр, эзләнүләр юлында сабырлык кирәк! Туган көнендә һәм юбилейлары вакытында гына түгел, Тукай – һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Татар милләте яшәгәндә Тукай да яшәячәк.
Әле менә шушы сүзләрне сөйләп торганымда, бер әсәр исемә төште. Күптән түгел Төркиядә яшәүче татар – Софья (татарча Суфыя буладыр бәлки) Корбанның «Күченү» дигән бәянын укып чыктым. Анда сөргенлек елларының корбаны булган, Русиядән китәргә мәҗбүр ителеп, Голҗада берникадәр гомер кичергәннән соң, Истанбулга кайтып сыенган татар гаиләсенең язмышы тасвирлана. Бәянның буеннан буена Тукай сүзләре изге Коръән сүрә-аятьләре кебек гел кабатланып килә, «Китап» дигән бүлек тулысы белән Тукай иҗатына сакчыл караш турында, Тукай әсәрләре – Кешелек иманы, дине кебек шәрехләнә. Тукай сүзләре, шигырьләре татар кайда гына булса да, аның белән бергә рухи азык булып күңелендә йөри, дигән фикер уздырыла.
Шуны да әйтеп узыйм әле: Тукай халык арасында символик образ буларак күзаллана, бәлки, шул совет чорындагы идеаллаштыру да моңа этәргәндер. Сирәк кенә булса да, мәчеткә кереп, Мөхәммәдгариф улы Габдулла рухына дога кылдырганда, кем икәнен аңламый гына укып китә мулла. Ә Тукайга дога багышларга иде дисәң, шаккаталар. Беренче тапкыр мондый хәл белән очрашабыз, диләр. Ул да бит безнең кебек үк кеше һәм рухы бездән дога өмет итәдер. Үлгән көнендә генә каберенә зыярәт кылу – безнең битарафлыктыр. Тукайның үзе белән сирәк кенә булса да төштә дә күрешүләр насыйп була. Ул фотолардан күргән ябык, кечкенә, бер күзенә ак төшкән зәгыйфь егет булып түгел, пөхтә киенгән костюм-чалбардан, урта яшьтәге ир булып, бик якты булып керә.
Беренче тапкыр төшемә шагыйрь Җаекка барыр алдыннан, кичәгә чакырып, күңелле булачак дип кергән иде. Чыннан да, Җаектагы Тукайга багышлап уздырылган берничә көн бик күңелле үтте. Соңгы тапкырында өстәлемнән үзенең кәгазьләрен, үзенең язган әйберләрен җыя, миңа бирми – бераз тарткалашып та алдык – моның әлегә ни өчен икәнен аңламыйм, төшемне шәрехли алмыйм, канәгатьсезлек белдерүе микән дип тә борчылдым…

Тукай монда булганмы?


Ремонт в музее Тукая


Ремонт в музее Тукая


Ремонт в музее Тукая


Ремонт в музее Тукая


Ремонт в музее Тукая

Тукай музеефикациясенә, ягъни тарихи ядкарьләрдән экспозиция төзү өчен, әлегә акча юк. Бу хакта бүген  Г.Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова белдерде.
guz
Бүген Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда бер төркем әдәбият, сәнгать әһелләре, журналистлар җыелды. Аларны музейханәдә барган зур төзекләндерү эшләре белән таныштырдылар.
Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова музейга килгән кунакларны ремонт эшләре белән таныштырды. “2016 елда музей бинасын төзекләндерүгә әзерлек һәм бинаны ныгыту эшләре алып барылды. 2017 елның языннан ремонтка җиң сызганып тотындылар, — ди “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Гүзәл Төхвәтова. – Хәзерге вакытта бинаның эчке өлешендә ремонт эшләре тулы көчкә бара. Декабрь ае ахырына бинаны төзекләндерү тәмамланыр, дип фаразлана. Аннан соң экспозиция төзү, Тукай иҗатын халыкка әзерләү эшенә тотынырбыз, дип уйлыйбыз. Әмма хәзерге вакытта эскпозиция төзү өчен бер тиен дә акча каралмаган. Тукай иҗатын заман таләпләренә туры килерлек итеп танытырга теләсәк, 15-29 миллион акча табарга кирәк. Без төрле оешмаларга бу хакта хатлар юлладык инде”.
Музей мөдире ремонт бара торган бинада килгән кунаклар өчен махсус экскурсия оештырды, нинди үзгәрешләр булачагын сөйләде. Элегрәк хуҗалык эшләре өчен генә файдаланган салкын бүлмәләргә дә җылылык уздырылган, аларны да музейның фәнни эшчәнлегендә кулланырга исәп тоталар. Киләчәктә Г.Тукай музеенда балалар өчен махсус бүлмә дә булачак. Биредә нәни музей кунаклары өчен интерактив чаралар оештырылу карала.
Кунак кабул итү, музейның фәнни хезмәткәрләре өчен дә яңартылган бүлмәләр, Тукай китапларын сату почмаклары да заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылачак. Танылган рәссамнарның Тукай иҗатына багышлап язылган картиналары да аерым бүлмәдә урын алачак. Күргәзмәләр залының шулай ук җитди ремонттан соң заманча төс алганын үз күзләребез белән күрдек.
Музейның идән асты да төзекләндерелә. Борынгы Шамил йортының серләрен саклый торган подвалда да экскурсияләр оештырырга ниятләүләре әйтелде. Биредә яшьләр яраткан квест уеннарын уздырырга мөмкин булачак, диде Г.Төхвәтова. Яңартылган музейның ишекләре тимердән, әмма аларны имән агачы белән тышларга карар кылынган.
Алдан мәгълүм булганча, яңартылган музейда “Тукай үзәге” эшли башлаячак. Бүген әлеге үзәккә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәнгать әһелләре шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән китапларын, әсәрләре кергән аудио җыентыкларын бүләк итте. Филармониянең директоры исеменнән шулай ук Тукай иҗатын колачлаган 4 аудиоҗыентык тапшырылды. “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре дә “Тукай үзәге”нә тарихи ядкарьләр тапшырды.
“Тукай үзәге”нең тантаналы ачылышы музей яңадан ачылып эшли башлагач уздырылачак, — диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Гүзәл Төхвәтова. – Үзәккә китаплар, материаллар туплау инде ике еллап дәвам итә. Киләчәктә музейның икенче катындагы  урнашачак “Тукай үзәге”ндә әлеге бүләк ителгән экспонатлар куелачак”.
Биредә электрон җиһазлар ярдәмендә Тукай исеме белән бәйле күптөрле мәгълүмат алырга да мөмкин булыр, дип көтелә. Үзәктә шагыйрьнең төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын ала, шулай ук Тукайның тормышы, иҗаты, әйләнә-тирә мохите турындагы китаплар да тәкъдим ителә. «Тукай үзәге» өчен экспонатлар Россиянең төрле почмакларыннан кабул ителә.
Белешмә: Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендәге “Шамил йорты”нда урнашкан. Тарих битләреннән күренгәнчә, заманында  ул беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты булган. 1884 елда Ибраһим Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. 1904 елда ире Мөхәммәтшәфинең вафатыннан соң, Бибимәрьямбану йортны сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовка сатып, балалары белән Петербургка күченә. Танылган кондитер Вәлиулла Ибраһимов “Шамил йорты”нда да конфет җитештерү эшен оештырып җибәрә.
Соңрак чорларда йорт төрле максатларда файдаланыла. Музей ачылганчыга кадәр биредә коммуналь фатирларда утызга якын гаилә яшәве мәгълүм.
1984 елда “Шамил йорты”н Габдулла Тукайның әдәби музее карамагына тапшыралар. Ә тагын ике елдан, шагыйрь­нең тууына 100 ел тулган елны, музей ишекләрен ача.
Тукайның “Шамил йорты”нда булу-булмавы турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Тарихчы Булат Солтанбәковның әйтүенә караганда, 1890 еллар уртасында Мөхәммәтшәфи янына аның беренче хатыныннан туган улы Мөхәммәтзаһит килә торган булган. Зыялы, мәгърифәтле бу егет тиз арада татар яшьләренең мәхәббәтен яулаган. Беренчеләрдән булып мөселман хәйрия җәмгыяте, татар телендә спектакльләр куюны оештырган. Шул елларда “Шамил йорты”нда алдынгы карашлы татар яшьләре җыелуы, алар арасында Тукайның да булуы ихтимал.

Ни кызганыч

Ни кызганыч, без белгән-күргәннәрне сез белмисез!.. Исән чагында аралашып яшәгән Сталин лагереның, тагын бер тоткыны хакында бәян кылам Гәзитебезнен Мәрьям Дибаева җитәкләгән информация бүлегендә эшләгән чагым. (2012 елда бу апабыз 96 яшенә чыккач нафат булды.)
Алтмышынчы елларда редакциябезгә, кулына авыр букча тотып, бер хәбәрче килеп иори иде
— Ә-ә-ә. тюрколог, әйдә, түрдән уз! — дип каршы ала аны мөдиребез Хәл-әхвәл сорашалар, яшьлекләрен искә тошерәләр
— Госман. Гарәфетдин абыеңның материалларын \ к н генә каран җибәр шунда. Аны төзәтәсе юк. — ди Мәрьям апа. мина күрсәтмәсен җиткереп.
Ә менә табигать хикмәтләре, кош-кортлар, җәнлекләр тормышы гурында тучыны ни очен «тюрколог» дип йортә. бүгенгәчә гөшенә алмыйм Хәер, үзләре беләдер ул кадәресен?! Хәбәрчебез гади генә автор түгел анысы Я пчы Гарәфи (тулы исеме Гарәфетдин) Хәсәнон заманында әдәбият мәйданында үз атын уйнаткан шәхес. Анын соңрак басылган Кошларым-дус шрым» дигән китабы автор имзасы белән архивымда а к [Ә с ыслана Инде кыскача гына үзе белән танышыйк Гарәфетдин Казанда, анын да эшче-һонәрчсләр белән кайнап торган атаклы Яна unci.» [Ә һөнәрчеләр гаиләсендәтуып-үсә Шунда урта мәктәпне гәмамлыи Әдәбиятка бик ншм.ш килә. Элек Мәрьям Дибаева зшләгән «Яшь Ленинчы- (хәзерге «Сабантуй») [.иш силә басыла башлый. Уноч яшендә, Татарстан я (учыларынын Беренче съездында (1934), яшь автор буларак Кормили мөнбәренә күтәрелә, анда балалар әдәбияты турында я кынлы нотык гота Ka6ai ип әйтәм 13 яшендә! Соңыннан бу хакта Максим Горький ук- «Известия» гәзитендө язып чыга. яшь каләм иясен мактап телгә ала 1938-1941 елларда яшь авторның «Яр башында болан-, -Чуар гарвкан фаҗигасе», «Печән өсте яки 1өҢГӘр чыпчык» Һәм башка КИТаП ИрЫ ДӨНЬЯ КүрӨ
ГУЛА1 «илләре аны читләтеп үтми, унтугыз яшьлек erei яманаты чыккан Пе [әтән гөрмәсенә килен каба У i монда шагыйрь Хәсән Гуфан бе ыи бер камерада утыра Кыйналган өлкән каләмдәшенен яраланган к\ 1ЫН у юнен күлмәген ерткалан бәйли Шагыйрьне одеялына гөреп кылыта Болары готкыннарнын истәлегеннән дә мәгълүм фаш ир Камерадан вакьл 1ыча котылган Г.Хөсөнов тизрәк Себер якларына чыгып сыза Кызылъяр гөбөгендөге бер авылда ятим балалар йортында гада ипче аннары гәрбияче п\ п,]н хезмә! т . - Я (мыштан узмыш юк ш юр бил Башк тарный кайтыр вакыты якын [ашкан мә i (ә инде 1952 с ira аяк баскач l арөфи Хәсәновны гагын үзен сагалап торган ГУЯАГка имеп гыгалар Әмма абзыебыз, ни гөпченсәк гө, андагы \.< i юрне ачы [ып сөй [әмә ie \вы 1ына ^\ каптырып җибәргәннәр, сүз куертмаска аш «ерткөннөр иярсен Ьси., шунысын гына ым ми.!
Унөч ел утырганнан ton. иреккә чыгарылгач, Гарәфи Хәсәне шәһәренә кайтып урнаны Әйткәнемчә, редакциягә, яраткан rei матур матур хикәя язмалар китерде Мин алармы карап кына чью ни каләм i ыкмы ич л шунда \к м ш и ie п .11 ип ы саннарына пжь и м итем
Хезмәтен хөрмәтләгән редакторны кем яратмасын?! Гарәфи абзый туп-туры минем өстәл янына елыша, тормышым белән кызыксына, кайбер нәрсәләр хакында ихлас киңәшләрен бирә. Үзенен язасы планнары белән уртаклаша. ГУЛАГ анын рухын сындыра алмаган. Эчкерсез, ачык күңелле, җор телле булып калган.
Дөнья түгәрәк бит ул, егетләр! Берзаман Гарәфи абзыйның Себердә туган улы Аяз белән «Татарстан» журналында, берара Татарстан матбугат агентлыгында (ул анда баш мөхәррир иде) бергә эшләп алдык. Аяз әтисенә охшаган, ачык күңелле егет, табигать баласы. Талант ягыннан әйтүем. Яза торган темасы да табигать. Бүген ул берничә китап авторы. Шәхси гәзитен ачып җибәрде. 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Улын беләсездер, ә менә Гарәфи Хәсәнов дигән ГУЛАГ тоткынын күрми калдыгыз. Анысы безгә насыйп булды!.. Кактуслар патшасы
Дөньясы ямь-яшел! Тәрәзә төпләре, өстәл-урындыклар, киштә-шүрлекләр, идәннең дүрт почмагы — чәнечкеле кактуслар белән тулган. Хуҗа шуларга патшалык итә. Туганнан туган сенлесе сүзләренә караганда, ялгызлыгы- буйдаклыгы да шуннан икән. Мин белмим. Әйе, бу замандашларының хәтеренә сеңеп калган тәҗрибәле табиб һәм талантлы драматург Шәриф Хөсәенов. Исән булса, үзе турында язарга рөхсәт бирмәс иде, мәгәр.
Әйдә, сүзем дога булып ирешсен! Хикәятем болайрак башлана. ... Узган гасырның алтмышынчы еллары. Төгәлрәк дисәгез, 1963 елның җәе. Ике буйдак, мөхәррир кардәшем Фәсхи Шакир белән «Гостелло» теплоходында Идел буйлап сәяхәт кылабыз. Ульян причалыннан Мәскәүгә менүче безнекедәй «Карл Маркс» теплоходы кузгалып бара. Палубасына бер чибәр кыз чыгып баскан. Ычкына бит кызыкай!..
— Сез татармы?
— Мишәр кызы
— Ни кызганыч!
— Әйе.
Атып калырга ашыгам:
— Казанга шылтыратыгыз. Телефоным — 64-68, алт-мыш дүрт, алтмыш си-геез...
Ял бетте. Күп нәрсә томанга төренде, чөнки колактан эшкә чумдык.
Редакциядә эш дигәнебез төнге сәгать берләргә кадәр сузыла. Егерме өч сәгать — безнең өчен кичке вакыт ул. Телефоным чәрелдәде.
Коммутаторның таләпчән боерыгы ишетелде. — Сезне Мәскәү сорый, сөйләшегез! — Алло, исәнмесез! Нишләп редакция?! — Редакция бу. Сезне Гумеров тыңлый, — дим. — Гафу итегез, мина «Гостелло» теплоходындагы егет кирәк иде.
Бер айдан соң Мәскәү чибәре Наза Нургалиева (кыз чактагы фамилиясе) белән әнә шулай телефон аша ипләп таныштык. Бичаракай өйгә шылтыратам дип уйлаган. Ә монда редакция. Каушады бераз. Кая инде ул чакта өй телефоннары! Аңлаштык. Кыз Щелково бистәсендә, Исмәгыйль бакчасы тирәсендә яши икән. һөнәре буенча тегүче. Тагын шунысын да искәртте Казанда әнисенең бертуган энесе, язучы Шәриф Хөсәенов яши, ди. Бик беләм, минәйтәм. Чөнки илленче елларда ук театрда аның «Профессор кияве» дигән комедиясен кат-кат караганым булды.
Шуннан ике арада хатлар китте. Төн йокысын качыра торганнарын урысчалап мин сырладым. Юк икән, машинкада секретаребыз шундый ук мишәр тумасы Равилә Тәкәнәева басып бирде. Корректурасын да үзе карады. Мәскәү кызына татарча язмыйлар бит инде.
Үтемле икән хатларым, кыз дөпелдәп Казанга кайтып төште Кышкы гыйнвар суыгында. Фабрикалары янгач, чираттан тыш ял биргәннәр үзенә Туташ белән Декабристлар-Восстание урамнары чатында очраштык. Чегән кызыдай серле, егылып китәрдәй чеп-чибәр икән москвичка. Үзебез дә төшеп калганнардан түгел: аякта жәйге түфли, бер кат чалбарнын «стрелкасы» май кисәрлек, балактан жил шәп уйный Теге бөтенләй хәтәр: болай да гәүдәле кыз биек үкчәгә менеп баскан, өстендә, ул чакта Казан кызларының төшенә дә кермәгән 25 мен сумлык юка эчле каракүл тун. Утыз-кырык градуста икәүләшеп дерелдибез, биибез...
Яшьлеккә кереп адаштым ахрысы, кыскарак тотасы иде шулай да. Кышын юньләп жылытмый торган «Костер» (исемен күр син анын!) кинотеатрында ниндидер фильм карап чыктык. Тагын урамда биибез. — Киттек безгә, чатны гына борыласы, Шәриф абый Кызыл Байрак урамында яши, — ди кыз.
Яхшысынмадым. Икенче чат борылышында торучы повестем герое Сафа Галиннарга (китапта Гали Сафин дип бирелгән) алып кердем үзен. Кунакчыл гаилә. Төн уртасына кадәр утырдык. Шунын белән шул дисән Д8 ярый. Дәвамы минем файдага түгел... Сонрак Наза Казанга кү"чеп кайткан Шул чорда Г.Камал театрында Шәрифнең «Әни килде» драмасы зур уныш белән барды. Кыз көн дә спектакльгә йөргән, килгәндер дип. мине күзләгән.
— Гел җиденче рәттә утыручы (җитәкчеләр һәм олы кунаклар рәте) егет ул булды ахрысы, — ди икән «Азат хатын» журналисты Кояш Тимбнковагв Абыйсын да тинтерәтеп бетергән. — Кояш, күрсәт әле шул егетне. — ди Шәриф — Өченче катка мен дә кара. Журналистлар берлегендә утыра. — дип җаваплый тегесе.
Минем ишекне ачып кына бага Шәриф Икенче катка төшкәч, күнелендәген ярып та сала: — Таныйм икән үзен. Озын өстәленен башыннан чак күренеп тора. Назанын яртысы гына, — пи болай да иэһөр гелле, кактуслары шикел к чәнечкеле драматур] Әмма цөрес әйткән, бахыр. На ia ханым, бу юлларны укып син дә бер елмай вле1 Онытмаган булсан яшьлекне
Шәриф абыеннын теге «өстәл башыннан чак күренеп гора» дигәненә һич үпкәләмим Дөресен чал ярыл әйтә горгая кеше и и бил габнб-духтыр, талантлы драматург. Татлы тәнкыйть
Чоры шул иле — тәнкыйть дигәннәре беренче нәүбәткә куелды Гөзит битләрендә басылган мәкаләдән ^ан. күпләр урыннарыннан очты Б) «төерне» йога алучылар яши бирде Бөгьзелөре, гөыам шомарып, «кимчелекләрне вакытында ачып, гур ярдәм күрсәткән өчен», журналистка рөхмә! бе [дерергө ашыкты Мон сый калләр \ еы бе ISH вә еш каба! Ә бер очрак бөтенләй киртәсеннән чыгып китә язды Якташ аба коткарды йеккеге Гукай районына (үзәге Олы Әтнә авылы), шикая нигезендә, герлекчелекиен горышын яктыртырга шп килдем Ни сәбәптәндер, райкоммын идеология секретаре Мөхәммәп Мозаффаровка (гадәттә гуры (ан-туры беренчегә юна юбез) пары и кердем Гүре бик гөксе
каршылады, әллә кем булып кыланды, аркылы горкылы сөйләште Хал бе ген ганышкач га «Без ю ан гый көлләр юк», гил, кырт киек- — Күрербез. Колхозларга чыгарга атыгыз бармы соң? — дим. — Минеке юк. — Табылыр...
Шулай булмыйча1 Республиканың төп гәзитеннән килдек ич. Сәфәргә райкомның беренче секретаре Хәниф Сафиуллин белән аның олы гәүдәле, урынында биеп торган «Орлик» кушаматлы (хәтердә каттан тагын) алмачуар юртагында кузгалдык. Хужа кеше бер дә теге Мозаффаров шикелле итенми Гади, игътибарлы, дустанә гәпләшә Дөньяны күргәнгә ошый. Җитмәсә, якташлар, икебез дә бер районнан икәнбез. Ул моңа балаларча куанды. Жылы мөгамәләсен сизеп, үземнең дә ачуым суына төште. Олы Мәнгәр, Бәхтияр авыдтарында фермаларны карадык, терлекчеләр белән очраштык
— Күргәннәремне язарга туры килер, — дидем киткәндә беренчегә. — Шулай да каты бәрелмә инде, якташ, обкомга барып житәрлек булмасын. Фермада тәртип ясарбыз анысы. Мәкаләңә җавапны Мозаффаровнын үзеннән яздырырмын. — Хәниф Сафиуллин акыллы җитәкче иде. Соңыннан республика «Сельхозтехника» берләшмәсендә озак еллар эшләде.
... Килде җавап хаты. «Иптәш Гумеров дорес тәнкыйтьләгән. Бүгенге көндә хаталар төзәтелде, фермадагы кимчелекләр бетерелде. Тәнкыйть өчен тагын бер кат рәхмәт авторга!..» Чыннан да хатка Мозаффаров кул куйган иде. Болаи озын итеп сөйләвемнең хикмәте бар. Берәр елдан Мөхәммәт Мозаффаров партия өлкә комитетының матбугат секторы җитәкчесе урындыгына менеп кунакламасынмы?! Шүрләдем, әлбәттә. Ул бит сугышта катнашкан, яраланган, аксап ук калган, орден-медаль колодкалары гына да әллә никадәр. Шуңа да үзен һәрвакыт эре тота. Әйтмим, безнең җаваплы мөхәррир белән генә түгел, хәтта, турыдан-туры җитәкчесе, обкомның Пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Николай Андрианов белән дә бармак аша гына сөйләште. Тәмам туйганнар ахрысы моңардан. Мине Татарстан журналистлар берлеге идарәсе секретаре итеп раслаган көнне үк Андрианов татарчалап (чуваш егете безнең телне хәйран гына сукалый иде) тәкъдим ясады:
— Ычкын, давай, партшколга, туры матбугат секторына кайтырсың! Мозаффаров урынына димәде, әмма тел төбендә шул сизелде — секторга дип, атап әйтте. Теге чакта үземне мактап хат юллаган кешене ник батырыйм, ди. Районнарда зона семинарлары оештыру планнарымны карап кына чыга. хуплый. Чын дуслар без. Алыштырмадым Мозаффаровны. Сезнең белән җитәкчелек итәргә дә язмалы Югыйсә, обкомда бозыласым кон кебек ачык иде. Мозаффаровлар болаи да күп иде ич ул чакта...
Госман ГОМӘР
Редакциядән:
Озак еяяар матбугатта эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Юлбарыс тырнагы». «Мөһер» исемле детектив жанрдагы әсәрләр иҗат иткән, соңгы елларда журналыбызда атаклы шәхесләр тормышын шәрехләп язган язмалары белән еш катнашучы каләмдәшебез бу айда үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә Аңа исәнлек-саулык, тыныч-имин көннәр, иҗади уңышлар тешбез
«Казан утлары» архивыннан

Җырланмаган әле безнең җыр!

Хәбәр иткәнебезчә, «Идел» журналы «Татар моңы» бәйгесенең төп партнерларының берсенә әверелде. Гала-концерт алдыннан хәбәрчебез шактый гына катнашучылар, җанатарлар, жюри әгъзалары белән аралашты.
Казан дәүләт мәдәният институтының “Җомга көн” татар фольклор ансамбле җитәкчесе Венера Латыйпова:
  • “Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесендә моңа кадәр катнашканыгыз бар идеме?
  • Әлегә бәйгедә без беренче тапкыр катнашабыз.
  • Кайсы номинациядә чыгыш ясыйсыз?
  • Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр номинациясендә чыгыш ясыйбыз. Иске татар уен коралларында уйнап мөнәҗәт җырлыйбыз.
  • Нинди мөнәҗәт?
  • “Йә, Рәсүлем” дигән мөнәҗәт башкарабыз.
  • Әлеге бәйгедән нинди нәтиҗәләр көтәсез?
  • Минем уйлавымча, безнең чыгышыбыз әйбәт булырга тиеш. Безнең ансамбль татарларның төрле этник төркемнәренең төрле жанрларындагы җырларын башкара.
 Назарова Нәфисә, 22 яшь:
  • Кайсы шәһәрдән буласыз?
  • Үзем Башкортстан республикасының Тәтешле районы Югары Тәтешле авылыннан. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшлим.
  • Нинди номинациядә чыгыш ясыйсыз?
  • Вокал Соло. Хатын-кызлар тавышы. 21-35 яшь номинациясендә көч сынашам.
  • Бүгенге бәйгедән ниләр көтәсез?
  • Минем күбрәк халык җырлары, бүгенге көндә онытылып килә торган, җырчылар тарафыннан башкарылмый торган сирәк җырларны тыңлыйсым килә. Алар онытылмасын иде!
Сабитова Нурзия, 23яшь:
  • Үзегез белән танышытырып китегез әле.
  • Мин Сабитова Нурзия, бүгенге көндә Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә вокал факультетының 3 курсында белем алам.
  • “Татар моңы” бәйгесендә нинди номинациядә катнашасыз?
  • Академ.вокал номинациясендә чыгыш ясыйм. Н. Җиһанов репертуарыннан “Алтынчәч” ариясен башкарам.
  • Өченче турга кадәр җитү авыр булдымы? Конкурентлар көчле идеме?
  • Беренче тур Казан консерваториясендә узды. Икенче турда да телестудиядә чыгыш ясадык һәм бүген дә монда җырлаячакбыз. Катнашучылар бик күп иде. Өченче турга бары 44 конкурсант кына килеп җитте. Үзем чыгыш ясаячак академ.вокал номинациясендә 10 катнашучыдан бары 4 кеше генә үтте. Бик күңелле булырга охшап тора!
  • Бәйгедән нинди нәтиҗәләр көтәсез?
  • Барысы да яхшы булыр диеп өметләнәм. Үз-үзеңә ышанмыйча сәхнәгә чыгарга ярамый. Миндә дә ышаныч бар, әмма мин берсүзссез призлы урын алам дип түгел, ә бары тик ышаныч белән сәхнәдә үз номерымны башкарачакмын дип әйтер идем.
“Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесендә Татарстаннан тыш, дөньяның төрле почмакларыннан катнашучылар килде. Аларның берсе – Ашкеев Айбар, 20 яшь:
  • Мин Казахстанның Экибастуз шәһәрендә тудым. Бүгенге көндә Астана шәһәренең сәнгать институтында белем алам.
  • “Татар моңы” бәйгесендә нинди номинациядә катнашасың?
  • Регион. Вокал. Соло номинациясендә катнашам. “Җырланмаган әле безнең җыр” җырын башкарам, композитры Рөстәм Яхин.
  • Бәйгедән нинди нәтиҗәләр көтәсең?
  • Үзем теләгәнчә яхшы итеп чыгыш ясарга һәм башкаларга җырның мәгънәсен җиткерергә телим. Аннары нәрсә булса, шул була.
  • 3 турга үтү авыр булдымы?
  • Юк.
  • Яңа дуслар белән таптыңмы?
  • Әйе. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән бик яхшы кешеләр белән дуслаштым. Мин бары Россия һәм Казахстаннан гына катнашырлар дип уйлаган идем, ә монда башка илләрдән дә катнашучылар бар. Минем өчен монда барган бар нәрсә кызык һәм мавыктыргыч булды.
  • Казан шәһәре ошадымы? Иң ошаганы нәрсә булды?
  • Әйе, бик матур шәһәр. Аеруча төнге Казанның матурлыгы һәм гомумән шәһәр бик ошады.
  • Бу бәйге турында кайдан белдең?
  • Новосибирск шәһәрендә үткәрелгән татар бәйгесендә катнаштым һәм мине “Татар моңы”на чакырдылар. Шулай мин автомат рәвештә 2 турга үттем.
  • “Татар моңы”нда башка елларда да катнашырга уйлыйсыңмы?
  • Чакырсалар, әлбәттә, катнашам.